Март юбилярлары!

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Бүген шәһәребезнең  6 ветераны 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Шәһәрлеләр: Әксәнов Мостафа Сәлахович, Идрисов Сәид Нургалиевич, Ситдиков Юсыф Җиангирович, Алтынбаев Кәшәф Арысланович, Рәфетдинова Тайфә Калимулловна, Урдалыдан Хәйрова Минзифа Хәйдәровна. Алар барысы да хезмәт батырлары, туган илләрен саклаганнар, җимерелгән хуҗалыкны торгызуга өлешләрен керткәннәр. Аларны юбилейлары белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Гөлфирә Рафикова, ТОС вәкилләре, элек эшләгән оешма җитәкчеләре котлады. Бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International