Лениногорск студентлары арасында сораштыру уздырдылар

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

14 март көнне шәһәребез уку йортларында сораштыру узды. Республика студентлары хезмәт отрядлары үзәге Яшьләр эше, спорт һәм туризм идарәсе белгечләре белән берлектә Лениногорск студентлары арасында сораштыру уздырды. Максаты яшьләрнең киләчәккә карашын һәм ихтыяҗларын ачыклау. Сораштыруда 700гә якын студент катнашты.

Алынган мәгълүматлар дәүләт хакимияте органнары  яшьләр тормышын яхшырту өчен махсус чаралар  эшләгәндә кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International