Лениногорск китапханәләре Бөтенроссия акциясенә кушылды

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Лениногорск китапханәләре "Миндә - дөнья, дөньяда - мин" исемле Бөтенроссия  акциясенә кушылды. Чара калмык халык шагыйре Давид Кугультиновның тууына 95 ел тулуга багышланган иде. Акциянең инициаторы булып Калмыкия Республиксының А.М. Амур-Санана исемендәге Халык китапханәсе тора.

Безнең районда акциядә 16 китапханәдән 300гә якын укучы катнашты.  Ул көнне Д. Кугультиновның  шигырьләрен, поэмаларын, әкиятләрен укыдылар.

Әлеге чара балалар һәм яшүсмерләр өчен кызык һәм файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International