ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2024 ел
шимбә

Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары! "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэрының 2024 елның 15 апрелендәге 34номерлы карарын үтәү йөзеннән, сезгә 2024 елның 1 маенда шәһәрдә юллар ябылачагы турында хәбәр итәбез:

1 майда шәһәрнең үзәк мәйданында 67 нче Беренче Май җиңел атлетика эстафетасы узачак.

10.00-тантаналы ачылыш

10: 30 - эстафетаның старты.

Теләге булган һәркемне әлеге чарага  чакырабыз!


26
апрель, 2024 ел
җомга

Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм тол хатыннарга Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановтан бүләкләр тапшыру  башланды.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.

27 апрельдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.

Бүген Лениногорскида Чернобыль АЭСында аварияне бетерүчеләргә куелган һәйкәл янында Чернобыль һәлакәтенең 38 еллыгына багышланган митинг узды.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне уңаеннан тантаналы чара бүген шагыйрь һәйкәле каршында узды.


25
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен эшкуарлык премиясендә катнашуга гаризалар кабул итүне дәвам итә. Сайлап алу 10 номинация буенча узачак:

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2024 елның 26 апреле: алмашынучан болытлы.Явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән 14 м/с кадәр.

25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү – 2024» комплекслы оператив-профилактик операциясе башлана Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә, Татарстан өчен 5 июньгә кадәр тыелган сроклар билгеләнгән.  Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.

26 апрельдә Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 38 еллыгына багышланган митинг 13.00 сәгатькә күчерелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International