Россия Федераль салым хезмәте сайтында промобит эшли башлады: (https://www.nalog.gov.ru/rn77/mobilization/), анда мобилизацияләнгән гражданнарга салым түләү буенча нинди ташламалар булуы аңлатыла.
2 ноябрьдәЛениногорскида махсуслаштырылган оешма хуҗасыз этләрне тотачак.
28 октябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Голдобина Лариса «Яшь гаиләгә социаль ярдәм чаралары» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде. Чараның максаты: яшь гаиләләргә дәүләт социаль ярдәме һәм ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү.
Көз үз хокукларына кергәч, күпчелек бакчачылар шәһәр фатирларына кайталар. Шул ук вакытта йорт һәм участок күзәтүсез кала. Бакчагызда еш була алмасагыз, кышкы чорга аеруча җентекләп әзерләнергә кирәк. Чөнки йортны һәм башка биналарны саклау өчен тәртип урнаштыру һәм ишеккә йозак асып кую гына җитми.
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре волонтер белән берлектә Фрида Малышевада кунакта булдылар.
Бүген Лениногорскидан чираттагы гуманитар ярдәм озатылды. Халык, предприятие һәм оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, коммерцияле булмаган оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, шәһәр һәм район диаспоралары катнашты.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
30 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-16 м/с тизлектә көчле җил көтелә.
1 ноябрьдә "Халык участковые" Бөтенроссия конкурсының финал этабы башлана. 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр "Комсомольская правда" - конкурсның мәгълүмати партнеры - порталында тавыш бирү булачак.
18 яшьтән узган һәр татарстанлы бер авыл торак пункты өчен тавыш бирә ала.
Бүген, иртән, өлешчә мобилизациягә чакырылган ир-егетләрне Казанга җыелу пунктына озаттылар. Аларны озатырга туганнары, якыннары, хезмәттәшләре, дуслары һәм иптәшләре килде.