Кышкы чорда дачаны янгыннан ничек сакларга

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Көз үз хокукларына кергәч, күпчелек бакчачылар шәһәр фатирларына кайталар. Шул ук вакытта йорт һәм участок күзәтүсез кала. Бакчагызда еш була алмасагыз, кышкы чорга аеруча җентекләп әзерләнергә кирәк. Чөнки йортны һәм башка биналарны саклау өчен тәртип урнаштыру һәм ишеккә йозак асып кую гына җитми. 

Чүп. Еш кына дача янгыннары, территорияне җыештырганда, бакча һәм дача участоклары хуҗаларының янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуы аркасында килеп чыга. Ташлап калдырган тәмәке төпчеге зур чүп өеме, коры яфраклар яки ботаклар кабыныр өчен җитә. Бу очракта ут якындагы дача йортларына күчә ала. 

Мич. Яңа дача сезонында мич дөрес эшләсен өчен, аның торышына алдан ук игътибар итегез. 

Ут. Дача йортын уңышлы «саклау» өчен электр энергиясен өзү мәҗбүри шарт.  Моннан тыш, электр чыбыкларын тәртипкә китерергә кирәк – аны монтажлау белән профессионаллар гына шөгыльләнергә тиеш! 

Газ. Әгәр дә өйдә газ җиһазлары кулланылса һәм газ баллоннары булса – аларны кышкы чорга шәһәргә күчерү яки янгын чыкканда зыян китермәгән урынга кую яхшырак. Шуны истә тотарга кирәк: дача караклары еш кына эзләрен "каплар" өчен янгын чыгаралар һәм бу очракта газ шартларга мөмкин.

Янгын чыккан очракта кичекмәстән «01» коткару телефоны аша, «112» кесә телефоны буенча (шалтырату бушлай) янгын урынының төгәл адресын, үз фамилиягезне әйтеп хәбәр итәргә кирәк.   Янгын сүндерүчеләр килгәнче кешеләрне эвакуацияләү һәм утны сүндерү чараларын күрергә тырышыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International