Лениногорскидан чираттагы гуманитар ярдәм озатылды

2022 елның 30 октябре, якшәмбе

Бүген Лениногорскидан чираттагы гуманитар ярдәм озатылды. Халык, предприятие һәм оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, коммерцияле булмаган оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, шәһәр һәм район диаспоралары катнашты.

Гуманитар йөк - сезонлы яшелчәләр, ярма, макарон, чәй, тәм-том, консервалар, шәхси гигиена чаралары, канцтоварлар, китаплар һәм уку әсбаплары, йорт хайваннары өчен вакцина, оекбаш, термобель һәм башкалардан гыйбарәт.

«Севан» армән милли-мәдәни җәмгыяте 100 мең сум акча җыйган һәм әлеге акчаларга йокы капчыклары һәм балаклавлар сатып алган, алар да бүген дә әлеге гуманитар ярдәмне җибәрде.

Әлеге гуианитар ярдәм белән Лениногорск районы «Бердәм Россия» партиясе башкарма секретаре Игорь Храмов Мариуполь шәһәренә юл тотачак. Гуманитар ярдәм балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә, шулай ук безнең хәрбиләргә, «Алга» һәм «Тимер»батальоннарына җибәреләчәк.

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте кысаларында Лениногорск районы территориясендә гуманитар ярдәм җыю пункты исегезгә төшерәбез: Куйбышев ур., 21 йорт ("Бердәм Россия " офисы). Эш режимы 08:00 дән 17:00 гә кадәр, белешмәләр өчен телефон:5-16-11.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International