РФ Дәүләт хезмәтләре порталында кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтырган өчен 2023 елда Бөтенроссия тавыш бирүенең икенче этабы башланды

2022 елның 28 октябре, җомга

18 яшьтән узган һәр татарстанлы бер авыл торак пункты өчен тавыш бирә ала.

Тавыш бирүдә катнашу өчен гражданга РФ Дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы һәм кулланучы тавыш бирә торган төбәктә даими теркәлүе кирәк. Шулай ук Россия Федерациясе Социаль-икътисадый үсеш министрлыгы адресына кәгазь хат җибәрү мөмкинлеге каралган, анда ФИАи., теркәлү адресы һәм элемтә үткәрергә кирәк булган торак пунктның исемен күрсәтергә кирәк. Тавышларны санаганда министрлыкка 2022 елның 26 ноябреннән дә соңга калмыйча килгән хатлар исәпкә алыначак.

Тавыш бирүне үткәрү вакыты - 2022 елның 12 ноябренә кадәр. Тавыш бирүдә 100дән 500 гә кадәр  кеше яшәгән кадәр булган барлык торак пунктлар катнаша.

2022 елның 26 декабрендә РФ Дәүләт хезмәтләрендә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2023 елда мобиль интернет белән тәэмин ителәчәк Россия Федерациясенең 1800 торак пунктыннан торган исемлек бастырылачак. Татарстан Республикасы буенча 2023 елга 55 торак пунктны тоташтыру планлаштырыла.

Тавыш бирү «Цифрлы икътисад» милли программасының «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты кысаларында цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы буенча гамәлгә ашырыла.

2030 елга кадәр исәпләнгән федераль программа операторы - «Ростелеком»ГАҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International