Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре волонтер белән берлектә Фрида Малышевада кунакта булдылар.
Фрида Оттовна һәм аның гаиләсе сәяси репрессиягә эләккәннәр, соңрак алар реабилитацияләнәләр. Кунакларга ул, аның гаиләсенә нинди катлаулы сынаулар үтәргә туры килүе, нигезсез рәвештә репрессияләнүе, лагерьларга җибәрелүе сөйләде.