Мобилизацияләнгәннәргә салым түләү буенча барлык чаралары турында белергә мөмкин

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Россия Федераль салым хезмәте сайтында промобит эшли башлады: (https://www.nalog.gov.ru/rn77/mobilization/), анда мобилизацияләнгән гражданнарга салым түләү буенча нинди ташламалар булуы аңлатыла. 

Шулай итеп, алар өчен салымнар, җыемнар, иминият взнослары түләү, хисап бирү һәм белдерүләр бирү сроклары күчерелә. Аларга карата контроль чараларга да мораторий кертелде. Россия валюта законнары үтәлешен тикшерүләр уздыру туктатыла, финанс базары оешмаларында Россиядән читтә, шул исәптән электрон түләү чараларын кулланып, банк счеты ачылмыйча, акча средстволарын һәм башка финанс активларын хәрәкәт итү һәм күчерү турындагы хисапларны тапшыру сроклары, шулай ук мондый банклардагы счетларны (кертемнәрне) ачу (ябу) һәм аларның реквизитларын үзгәртү турында хәбәрнамәләр үзгәрә. Барлык чаралар да мобилизацияләнгән хезмәт чорында һәм ул төгәлләнгәч, өч ай буена дәвам итә. 

Әгәр кулланучының нинди дә булса сораулары калса, ул Россия Федераль салым хезмәтенә махсус сервис ярдәмендә яки 8-800-222-22-22 контакт-үзәк телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Промобит (https://www.nalog.gov.ru/rn77/mobilization/) яңа норматив актлар кабул ителгәч тулыландырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International