ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2022 ел
җомга

3 ноябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова көзге мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында «Халыклар дуслыгы»дигән милли күргәзмә оештырды.

Бүген шәһәрнең үзәк мәйданында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Радуга Дружба#МыВМЕСТЕ" концерты булды һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәмнәре – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!


3
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы»кысаларында Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү механизмы эшли башлады.

2 ноябрьдә Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Урмышлы авылындагы белгечләре «Халыклар күп-Россия бер»дигән чара уздырганнар. Чараның максаты-Россия халыкларының мәдәни традицияләрен һәм үзенчәлекләрен саклау.

«Лениногорск музыка – сәнгать педагогика көллияте»  мәйданчыгы «Абилимпикс - 2022»милли чемпионаты җиңүчеләре һәм призерларын әзерләде.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 4 ноябрьдә аязучан болытлы.

Төнлә  явым-төшемсез.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү частенә 63 яшьлек кеше мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

2022 елның ноябрендә Лениногорск шәһәренең 1нче спорт мәктәбендә Лениногорск муниципаль районының өлкән буын гражданнары арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең 1 этабы узды, фестивальдә хөрмәтле кешеләр катнашты, анда катнашучылар белән бергә нормативларны үтәүдә Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова да катнашты.

2022 елның 29 октябрендә Ленин комсомолына (ВЛКСМ) 104 яшь тулды (1918). Лениногорск активистлары әлеге датаны ел саен сугыш һәм хезмәт ветераннары  Советында билгеләп үтә. Быел да искәрмә булмады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International