Лениногорскида Халыклар бердәмлеге көнендә концерт һәм ярминкә булды

2022 елның 4 ноябре, җомга

Бүген шәһәрнең үзәк мәйданында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Радуга Дружба#МыВМЕСТЕ" концерты булды һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Чараларда район Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлназ Иванова, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, Лениногорск халкы катнашты.

Бәйрәм кунакларын шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге бәйрәм - Халыклар бердәмлеге көне дәүләтебезнең үткәненә карата мәхәббәт һәм хөрмәтне билгели. Ул һәркемгә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләде.

Лениногорскилыларны Халыклар бердәмлеге көне белән милли диаспоралар вәкилләре дә котлады.

Концертта шәһәр һәм район үзешчәннәре башкаруында рус, татар, мордва, чуваш җырлары яңгырады.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе иртәнге сәгать 8дә башланды. Ярминкәнең ассортименты белән район башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова шәхсән үзе танышты.

Теләүчеләр ит, балык, бал, йомырка, яшелчәләр, сөт продукциясе һәм ашлык сатып ала алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International