2 ноябрьдә Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Урмышлы авылындагы белгечләре «Халыклар күп-Россия бер»дигән чара уздырганнар. Чараның максаты-Россия халыкларының мәдәни традицияләрен һәм үзенчәлекләрен саклау.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм волонтерлар катнашында чара җирле авыл клубында узды. Чара барышында катнашучылар төрле милләт шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар, милли җырлар җырладылар.