Лениногорскида яшәүче мошенникларга алданган

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү частенә 63 яшьлек кеше мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Ир, интернетта танылган компанияләрнең берсендә акцияләр сатып алу мөмкинлеге турындагы рекламаны күреп, гариза калдырырга булган. Тиздән аның белән менеджер, аннары финанс аналитигы элемтәгә кергән. Ир аларга ышана һәм берничә ай дәвамында акчаларын консультантлар күрсәткән счетларга күчерә. Тик бераздан мошенниклар хәйләсенә эләккәнен аңлап, ир полициягә мөрәҗәгать итә. Ул аларга якынча 1,5 миллион сум акча күчергән.

Бу факт буенча РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык»159нчы маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре мошенникларның шәхесләрен ачыклауга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрәләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге чираттагы тапкыр гражданнарны уяу булырга һәм телефон җинаятьчеләренә алданмаска чакыра!

Әгәр дә сез җинаятьчеләр корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02»телефоны буенча хәбәр итегез.

 

 

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International