Ел саен үткәрелә торган «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы»кысаларында Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү механизмы эшли башлады.
Бу көннәрдә социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән берлектә йорт яны участокларын җыештыру, фатирларны генераль җыештыру буенча чаралар уздырдылар. Социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларга социаль-көнкүреш ярдәме күрсәтелде. Мәгариф учреждениеләре волонтерлары җәлеп ителде.