Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Халыклар дуслыгы» күргәзмәсе оештырылды

2022 елның 4 ноябре, җомга

3 ноябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова көзге мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында «Халыклар дуслыгы»дигән милли күргәзмә оештырды.

Анда  төрле милләт халкының баш киемнәре куелган иде.

Күргәзмәнең максаты-халык мәдәниятенә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү, башка милләт вәкилләренә толерант мөнәсәбәт тәрбияләү, төрле милләт кешеләренә, аларның традицияләренә карата танып белү кызыксынуын үстерү.

Күргәзмәгә килүчеләр зур кызыксыну белән калфак, түбәтәй, кокошник  һәм башка баш киемнәрен карадылар һәм мондый матур күргәзмә өчен оештыручыга рәхмәт белдерделәр .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International