Бүген Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Традиция буенча бәйрәмдә төп кунаклар – әниләр иде.
25 ноябрьдә Әлмәттә "Сәйяр"республика балалар яшүсмерләр театрлары фестиваленең зона этабы узды.
Лениногорскида "24 нче балалар бакчасы" базасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча муниципаль викторина узды. Муниципаль районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре катнашты.
10 гыйнвардан Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Лениногорск үзәк хастаханәсе» белән берлектә «Демография» илкүләм проектының "Өлкән буын" Федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә. Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә медицина тикшерүе үткәрү өчен медицина учреждениеләренә китерәләр.
Бүген Тимәш авылында татар шагыйре, галим, дин эшлеклесе һәм мәгърифәтчесе Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгарига багышланган мәдәни-тарихи комплекс ачылды.
25 ноябрьдә Әниләр көнен бәйрәм итү һәм «Ял эшчәнлегендә кулинария мәктәбе» технологиясе буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә хезмәт алучылар янына бардылар. Актив әбиләр, социаль хезмәткәрләр белән берлектә, чәк-чәк ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
22 ноябрьдә Халыкара Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында, гадәттәгечә, «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан «Әниләрне онытмагыз»дигән котлау акциясе уздырылды.
24 ноябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең Хәбирова Альбина тарафыннан «Физик активлык аша психик эшчәнлек күнекмәсе»технологиясе кысаларында шәхси дәресләр уздырылган. Технология инфаркттан, инсульттан, операцияләрдән соң, хәрәкәтләр ярдәмендә тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән.
24 ноябрьдә 12 нче лицейда «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән күчмә утырышы булды.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе 24 ноябрендә аерым районнарда бозлавык булырга мөмкинлеге турында кисәтә:
Бозлавык вакытында: