Лениногорскида юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча муниципаль викторина узды

2022 елның 25 ноябре, җомга

Лениногорскида "24 нче балалар бакчасы" базасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча муниципаль викторина узды. Муниципаль районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре катнашты.

Викторинада катнашучыларның барысы да 3 командага бүленде, аларның һәрберсе станцияләрдә: интеллектуаль викторина, флешмоб, иҗади викторинада катнаштылар, викторинаның йомгаклау этабында призлы урыннар белән грамоталар һәм бүләкләр алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International