22 ноябрьдә Халыкара Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында, гадәттәгечә, «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан «Әниләрне онытмагыз»дигән котлау акциясе уздырылды.
Социаль хезмәткәрләр, волонтерлар белән берлектә, балалары еракта яшәгән һәм бу якты бәйрәмдә әниләрен шәхсән котлау мөмкинлеге булмаган хатын-кызларны өйләрендә котладылар.