Лениногорск районының Тимәш авылында Габедрәхим Утыз Имәни исемендәге мәдәни-тарихи комплекс ачылды

2022 елның 25 ноябре, җомга

Бүген Тимәш авылында татар шагыйре, галим, дин эшлеклесе һәм мәгърифәтчесе Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгарига багышланган мәдәни-тарихи комплекс ачылды.

Комплекс ачылышы Тимәш авылында, якын-тирә авылларда яшәүчеләр, район җәмәгатьчелеге һәм дин әһелләре катнашында узды.

Истәлекле чарада Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин, филология фәннәре докторы, профессор, академик, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Шәрипов катнашты.

Чара азан әйтү һәм дога кылудан башланды, балалар Утыз Имәнигә багышланган әдәби композиция белән чыгыш ясадылар.

Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге мәдәни-тарихи комплекс район җитәкчелеге, Тимәш авылында һәм Лениногорск районында яшәүчеләр инициативасы белән оештырыла. Төзелеш эшләренең подрядчысы - "Кристалл"ҖЧҖ.

Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск районы халкын һәм кунакларны әлеге күркәм вакыйга белән котлады.

“Габдерәхим Утыз Имәни – безнең горурлыгыбыз, халкыбызның байлыгы. Үз хезмәтләре белән ул татар халкының мәгърифәтенә зур өлеш кертә. Аның турында күбрәк сөйләргә, кешеләрне аның күпкырлы эшчәнлегенең барлык яклары белән таныштырырга кирәк», - диде ул һәм проектта катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, Габдерәхим Утыз Имәниисемендәге мәдәни-тарихи комплекс ачылу Лениногорск районы өчен генә түгел, ә бөтен Татарстан өчен дә мөһим вакыйга.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин да авыл халкын һәм бәйрәм кунакларын котлады.

Габдерәхим Утыз Имәнинең иҗади мирасын һәм эшчәнлеген күп еллар дәвамында якташыбыз, филология фәннәре докторы, профессор, академик, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Шәрипов өйрәнә. Күптән түгелул Утыз Имәни иҗаты турында чираттагы монография чыгарды, аны чарада катнашучыларга бүләк итте.

Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге комплекс авылга керү юлыннан ерак түгел урнашкан һәм ике өлештән тора. Беренче өлеше дини тематикага багышланган колонналардан тора, гөмбәз белән капланган. Эчтә гранит стелалар һәм монумент. Аларда Габдерәхим Утыз Имәни әсәрләреннән өзекләр язылган. Икенче өлеше бераз арттарак урнашкан, ул иҗтимагый һәм мәдәни-агарту чараларын уздыру өчен каралган. Фонтан, тренажерлар, беседкалар, чәчәк түтәлләре бар.

"Бүген безнең авыл халкы аеруча шатлык кичерә", - диде үз чыгышында авыл җирлеге башлыгы Рафаил Сираев. Ул проектта катнашучыларның барысына да нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Чарада Ләйсән Шәмсуарова мөнәҗәт башкарды, ә Алия Мортазина җыр башкарды. Чара чәчәкләр кую белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International