Лениногорскида Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды

2022 елның 25 ноябре, җомга

Бүген Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Традиция буенча бәйрәмдә төп кунаклар – әниләр иде.

Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов хатын-кызларны котлады һәм район Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Шулай ук  бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин катнашты.

Лениногорск районы һәм шәһәре иҗат коллективларының концерт номерлары бәйрәм атмосферасы һәм җылысы бүләк итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International