25 ноябрьдә Әлмәттә "Сәйяр"республика балалар яшүсмерләр театрлары фестиваленең зона этабы узды.
11нче гимназиянең "Айсылу" театр коллективы жюри хөкеменә " Әбидә кунакта "(җитәкчеләре :Әхмәтшина Ф. З., Шәрәпова З.Л.) спектаклен тәкъдим итте.
"Айсылу" театры коллективы әлеге чарага бик җитди әзерләнде.Зона этабы нәтиҗәләре буенча фестиваль җиңүчеләре билгеләнәчәк.
"Айсылу" коллективына уңышлар телибез!