2023 елның 24 маенда Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә «Заманча түләү технологияләре һәм бизнесны финанслау инструментлары»темасына Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел – Вятка баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлекчәсе вебинары узачак.
Вебинарда катнашучылар тиз түләүләр системасы аша товарлар, эшләр һәм хезмәтләр өчен түләүне ничек кабул итәргә, СПФС нәрсә ул һәм ил эчендә һәм аннан читтә финанс хәбәрләре белән алмашуны ничек башкарырга, шулай ук краудфинанслау ярдәмендә бизнес булдыру һәм үстерү өчен акчаны ничек җәлеп итәргә кирәклеге турында беләләр.
Вебинар программасын һәм материалларын алу өчен электрон почта аша мөрәҗәгать итегез: BuyanovAYu@cbr.ru
Элемтә сыйфатын сынау һәм техник сорауларны чишү өчен алдан тоташырга киңәш итәбез. Чара көнендә Мәскәү вакыты белән 9:30 сәгатьтә тоташу мөмкинлеге бар. Вебинарның дәвамлылыгы 45 минут.