Лениногорскидан район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендәге волонтерлар төркеме үз зонасына 20 тонна гуманитар йөк: Лисичанск шәһәре халкына һәм алгы сызыктагы сугышчыларга беренче кирәкле әйберләр алып барды.
Лениногорскида яшәүче Илдар Рәхимов һәм Радик Хаеров Россия Федерациясе Президенты Указы белән дәүләт бүләгенә - «Батырлык өчен» медаленә лаек булдылар.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
9 июньдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.
Иҗтимагый совет әгъзалары, рәисе Гөлфия Арсланова, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Людмила Наумова һәм шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова составында, җәмәгать контроле кысаларында балалар өчен җәйге ял лагерьларында булдылар.
12 июнь – Россия көне. Ул илебезнең төп бәйрәмнәренең берсе, җәмгыятьне берләштерүдә мөһим роль уйный.
Лениногорск нефть техникумы юлдан тыш мототранспорт чаралары йөртүчеләре төркемен чыгарды. Агымдагы елның 7 һәм 8 июнендә ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан укучылардан имтихан кабул ителде.
2023 елның 7 июнендә 6нчы мәктәптә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе мәктәп яны лагерына йөрүче мәктәп укучылары белән коррупциягә каршы тематикага уен үткәрде. Төрле яшьтәге укучылар әкиятләрдә коррупция ситуацияләрен уйнап, күренешләрдә катнаштылар.
Хөрмәтле халыкны социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм.
2023 елның 9 июнендә 10:00 сәгатьтән 12: 00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү буенча комиссиясе 2023 елда Татарстан Республикасының 9, 11 сыйныфларын тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясен узу мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Бердәм пособие турындагы закон үз көченә кергәннән бирле әлеге ярдәм чарасы 81 908 баланың әти-әниләренә һәм 3412 йөкле хатын-кызга билгеләнде. Пособие түләү өчен бүлек гаиләләргә 3,806 млн сумнан артык акча күчерде.