Хөрмәтле халыкны социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм.
Бүген үзен игелекле эшкә - ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләүгә багышлаган белгечләр өчен мөһим көн. Сезнең хезмәтегез - бик җаваплы, әһәмиятле, намуслы, белем генә түгел, йөрәк җылысын да таләп итә торган хезмәт.
Сезнең игелекле һәм ярдәмчел булуыгыз, ветераннар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, күп балалы гаиләләр һәм катлаулы тормыш ситуациясендә калган кешеләргә, кыенлыкларны җиңеп, үз көчләренә ышаныч тудыра.
Социаль хезмәт өлкәсендә җаваплы, мәрхәмәтле, түземле һәм рухи яктан көчле кешеләр генә эшли ала. Сез үз алдыгызга куелган бурычларны уңышлы башкарасыз, ярдәмгә мохтаҗ райондашларны кайгыртып, чит кешеләрнең авыруын уртаклашасыз. Фидакарь хезмәтегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм!
Сабырлыгыгыз,игелеклелегегез һәм оптимизмыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм игелекле хезмәтегездә уңышлар телим!