Иҗтимагый совет әгъзалары, рәисе Гөлфия Арсланова, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Людмила Наумова һәм шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова составында, җәмәгать контроле кысаларында балалар өчен җәйге ял лагерьларында булдылар.
«Дружба» лагеренда 60 бала ял итә. 8 һәм 10 нчы мәктәп балалары белән әңгәмә кордык:
"Без монда беренче тапкыр ял итәбез, матур табигать, чаралар ошый һәм бик тәмле ашаталар», - диделәр алар.
Спорт мәйданчыгында көрәшчеләр һәм җиңел атлетларның күнегү дәресләре уза иде.кайбер егетләр КВНга әзерләнә.
Корпусларда һәм ашханәдә булдык, барысы да чиста һәм сак. Балалар белән педагогик тәҗрибәле тәрбиячеләр һәм вожатыйлар, спорт мәктәбе тренерлары шөгыльләнә.
5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең һәм 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагерьларына 300 гә якын бала йөри, алар өчен дә файдалы һәм кызыклы чаралар, тәмле төшке ашлар оештырылган.