Лениногорскидан район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендәге волонтерлар төркеме үз зонасына 20 тонна гуманитар йөк: Лисичанск шәһәре халкына һәм алгы сызыктагы сугышчыларга беренче кирәкле әйберләр алып барды.
Фурага медикаментлар, төзелеш материаллары, пакетлардагы су, тушенка, консервалар, макарон, суган, май, шикәр һ.б. төялгән иде, аны җыюда шәһәр һәм авыл халкы катнашты.