Лениногорскида яшәүче Илдар Рәхимов һәм Радик Хаеров Россия Федерациясе Президенты Указы белән дәүләт бүләгенә - «Батырлык өчен» медаленә лаек булдылар.
Мэриядә тантаналы рәвештә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, хәрби комиссар Рөстәм Мисбахов, ир-егетләрнең туганнары, хезмәттәшләре катнашты, шулай ук Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев бар иде.
Илдар Рәхимов һәм Радик Хаеров махсус хәрби операция зонасында берничә ай булганнар. Хәрби бурычларны үтәп, гаиләләре янына исән-имин кайтканнар һәм предприятиедә хезмәт вазифаларын дәвам итәләр.