Лениногорск нефть техникумында мототранспорт чаралары йөртүчеләренең имтиханы узды

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Лениногорск нефть техникумы юлдан тыш мототранспорт чаралары йөртүчеләре төркемен чыгарды. Агымдагы елның 7 һәм 8 июнендә ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан укучылардан имтихан кабул ителде.

Имтиханнарны тапшыруга гариза биргән 32 курсантның 29ы аны уңышлы тапшырды. Тиздән алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыкларын алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International