ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов ике атналык кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгән лениногорскилылар белән очрашты.


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Халык белән чираттагы очрашу 8 нче ТОС микрорайонында яшәүчеләр өчен 12 нче лицейда узды. Чарада Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасарлары, Башкарма комитет һәм Совет җитәкчеләре, шәһәрнең төрле хезмәтләре вәкилләре катнашты.

2024 ел илдә РФ Президенты Владимир Путин Указы белән Гаилә елы дип игълан ителде.

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин күп балалы Борзовлар гаиләсендә булдылар.

Бүген мэриядә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаров белән очрашты. Эшлекле очрашу кысаларында район башлыгы депутатны бүгенге көннең актуаль мәсьәләләре белән таныштырды. Алар, нигездә, районның социаль-икътисади үсешенә, республиканың һәм тулаем илнең өстенлекле бурычларына кагылды.

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең продукциясен төбәк, Россия һәм халыкара базарларда алга этәрү, товар җитештерүчеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру максатыннан Татарстан Республикасында республика маркетинг үзәге (алга таба – ТР РМЦ) эшли.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 7 февральдә Лениногорскида аязучан болытлы.Кар, урыны белән көчле (7-12 мм тәүлегенә), буран.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 7 февралендә көчле җил, буран көтелә.  

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск шәһәренең Яшьләр үзәгендә (Кошевой урамы, 28 йорт) ачылган «Чикләрне саклауда» мобиль музей-күргәзмәсендә булды.

7 февральдә Лениногорскида махсус оешма хуҗасыз этләрне тотачак.

Шулай ук эт хуҗаларын йорт хайваннарын карап тотуга җаваплырак карарга, аларны урамга  чыгармаска кирәклеге турында тагын бер кат кисәтәбез.

Район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов 7 нче ТОС микрорайонында яшәүчеләр белән очрашты.

2023 елда башкарылган эшлщр турында хисап белән 7 нче ТОС рәисе Ирина Мативосян чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, иҗтимагый үзидарә күп фатирлы йортларны һәм Камышлыда шәхси секторны үз эченә ала. Ел дәвамында ТОС рәисе, округ депутатлары тарафыннан гражданнарны кабул итү алып барылган. Бер ел эчендә 36 мөрәҗәгать кабул ителеп, шуларның 28е уңай хәл ителгщн. Төп сораулар-оештырылмаган яки яңа килгән пенсионерларны, күп балалы гаиләләрне ТОСка исәпкә кую, балаларны ишегалды лагерына язу, хәйрия ярдәме күрсәтү, ишегалларын төзекләндерү һәм җыештыру, чүп-чарны чыгару, йортларны капиталь һәм агымдагы ремонтлау мәсьәләләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International