Район башлыгы Рәгать Хөсәенов күп балалы гаилә белән очрашты

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

2024 ел илдә РФ Президенты Владимир Путин Указы белән Гаилә елы дип игълан ителде.

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин күп балалы Борзовлар гаиләсендә булдылар.

Анна һәм Александр Борзовлар гаиләсе сигез бала тәрбияли, Александр Владимирович ТНГ- группта смена начальнигы булып эшли, Анна Владимировна эшләми, ул үзен балаларны тәрбияләүгә багышлый.

Борзовлар гаиләсендә дүрт малай Иван, Серафим, Николай, Алексей һәм дүрт кыз Татьяна, Анастасия, Ксения һәм Вера бар. Иң олы балага тиздән 16 яшь, ә иң кечесенә 2 яшь тула. Шулай ук гаиләдә якын киләчәктә тагын бер бала туу көтелә.

Буш вакытларында  балалар төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөриләр.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм министр Айрат Хәйруллин гаилә белән аралаштылар, бүләкләр тапшырдылар. Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү республика җитәкчелегенең, район администрациясенең өстенлекле бурычларының берсе булып тора.

Борзовлар гаиләсендә тырышлык һәм үзара ярдәм беренче урында тора һәм балаларны тәрбияләүнең нигезе булып хезмәт итә. Әлеге гаиләгә бәхет һәм  мәхәббәт телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International