ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең продукциясен төбәк, Россия һәм халыкара базарларда алга этәрү, товар җитештерүчеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру максатыннан Татарстан Республикасында республика маркетинг үзәге (алга таба – ТР РМЦ) эшли.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 7 февральдә Лениногорскида аязучан болытлы.Кар, урыны белән көчле (7-12 мм тәүлегенә), буран.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 7 февралендә көчле җил, буран көтелә.  

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск шәһәренең Яшьләр үзәгендә (Кошевой урамы, 28 йорт) ачылган «Чикләрне саклауда» мобиль музей-күргәзмәсендә булды.

7 февральдә Лениногорскида махсус оешма хуҗасыз этләрне тотачак.

Шулай ук эт хуҗаларын йорт хайваннарын карап тотуга җаваплырак карарга, аларны урамга  чыгармаска кирәклеге турында тагын бер кат кисәтәбез.

Район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов 7 нче ТОС микрорайонында яшәүчеләр белән очрашты.

2023 елда башкарылган эшлщр турында хисап белән 7 нче ТОС рәисе Ирина Мативосян чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, иҗтимагый үзидарә күп фатирлы йортларны һәм Камышлыда шәхси секторны үз эченә ала. Ел дәвамында ТОС рәисе, округ депутатлары тарафыннан гражданнарны кабул итү алып барылган. Бер ел эчендә 36 мөрәҗәгать кабул ителеп, шуларның 28е уңай хәл ителгщн. Төп сораулар-оештырылмаган яки яңа килгән пенсионерларны, күп балалы гаиләләрне ТОСка исәпкә кую, балаларны ишегалды лагерына язу, хәйрия ярдәме күрсәтү, ишегалларын төзекләндерү һәм җыештыру, чүп-чарны чыгару, йортларны капиталь һәм агымдагы ремонтлау мәсьәләләре.


5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов үткәргән атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 6 февралендә көчле җил, буран көтелә.  

Мунчаларда янгын чыгу очракларының иң еш сәбәпләре: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, мич җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Лениногорскида Татарстан мөселманнары арасында традицион чаңгы ярышлары узды.

Ярышларда Татарстанның 10 районыннан: Бөгелмә, Лаеш, Азнакай, Теләче һ.б. мөселманнар катнашты. Беренче урынга Лаеш районы командасы чыктыИкенче урында-Теләче, өченчедә-Бөгелмә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International