Лениногорскида 7 нче ТОС микрорайонында яшәүчеләр белән чираттагы очрашу узды

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов 7 нче ТОС микрорайонында яшәүчеләр белән очрашты.

2023 елда башкарылган эшлщр турында хисап белән 7 нче ТОС рәисе Ирина Мативосян чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, иҗтимагый үзидарә күп фатирлы йортларны һәм Камышлыда шәхси секторны үз эченә ала. Ел дәвамында ТОС рәисе, округ депутатлары тарафыннан гражданнарны кабул итү алып барылган. Бер ел эчендә 36 мөрәҗәгать кабул ителеп, шуларның 28е уңай хәл ителгщн. Төп сораулар-оештырылмаган яки яңа килгән пенсионерларны, күп балалы гаиләләрне ТОСка исәпкә кую, балаларны ишегалды лагерына язу, хәйрия ярдәме күрсәтү, ишегалларын төзекләндерү һәм җыештыру, чүп-чарны чыгару, йортларны капиталь һәм агымдагы ремонтлау мәсьәләләре.

Полициянең участок вәкаләтлесе үз чыгышында гражданнарның уяулыгы мәсьәләләренә кагылды, янгын күзәтчелеге вәкиле гражданнарны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакырды.

Очрашуга йомгак ясап, район башлыгы Рәгать Хөсәенов халыкны муниципаль районның социаль-икътисади үсеше турындагы мәгълүмат белән таныштырды, агымдагы елга төп юнәлешләрне һәм бурычларны билгеләде. Шулай ук микрорайонда яшәүче Салдаева Валентина Алексеевнага Рәхмәт хаты тапшырды.

Очрашуда халык актив катнашты. Алар кар чистарту, чүп-чарны чыгару, «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруга кагылышлы сорауларын бирә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International