Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов мобиль күргәзмә ачу тантанасында булды

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск шәһәренең Яшьләр үзәгендә (Кошевой урамы, 28 йорт) ачылган «Чикләрне саклауда» мобиль музей-күргәзмәсендә булды.

Ачылу алдыннан Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, оештыручыларга кызыклы күргәзмә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

Бу истәлекле көнне 20 егет һәм кыз Юнармия хәрәкәте сафларына керде, алар  укуда һәм спортта уңышлары белән юнармеец дигән мактаулы исем йөртү хокукына ия булдылар. Алар барысы да бертавыштан ант бирделәр, аннары район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм запастагы подполковник, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Илья Мишин аларга таныклык һәм билге тапшырдылар.

Күргәзмә турында чакырылучыларга Чик сакчылары берлеге рәисе Артем Сарбаев сөйләде. Аннары барлык катнашучылар мобиль музей экспонатлары белән таныштылар.

6 февральдән 15 февральгә кадәр Сезне күргәзмәгә көтеп калабыз, эш режимы 09:00дән 14: 00гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International