ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

2026 елның 23гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә cалкын һава торышы булачак.т

Төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасының -25 .-27гә кадәр төшүе көтелә, төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязганда -33кә кадәр (Казанда түбән урыннарда -25кә кадәр)), төньяк районнарда көндез урыны белән һава температурасы -25 сакланачак.

Быел Россиядә почта индекслары системасы кертелүгә 55 ел тула. Алты санлы индекслар 1971 елда сортлауны тизләтү һәм китергәндә хаталар санын киметү өчен барлыкка килгән. Моңа кадәр хатлар адрес тексты буенча кулдан сортлаштырылган, бу күп вакытны алган.

22 гыйнварда Лениногорск районының Урдалы авылында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен фин йөреше» технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрделәр. Очрашу «Татарстанда кыш» проекты кысаларында узды.


21
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Бүген Мичурин (480 кеше) һәм Иске Куак (700 кеше) авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашулар узды.

Лениногорскиның «Нефтяник» Боз сараенда хоккей буенча «Шугалак» V турнир узды.  Турнирда балалар йортларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Чара «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектының «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында узды.

Лениногорск муниципаль районының "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Хәйруллина Ләйсән "Балалар ышаныч телефоны турында нәрсә белергә кирәк?" дигән темага чара үткәрде.

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә агымдагы елда беренче игезәк бала туу теркәлде.

Быел Лениногорскида Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды»республика программасы буенча 19 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.

Алдагы тәүлектә, 22 гыйнварда, төнлә һәм иртән бераз кар явачак, көндез явым-төшемсез. Төнлә һава температурасы -14 -19°гә кадәр төшәчәк.., төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязганда -23° га кадәр; көндез максималь температура -10 тәшкил итәчәк, төньякта һәм көнчыгышта -20°га кадәр. 

"Исток-Башлангыч" үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен цифрлы куркынычсызлык буенча практикум узды. Чараның максаты-интернетта террорчылык пропагандасын танырга һәм аңа каршы торырга өйрәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International