22 гыйнварда Лениногорск районының Урдалы авылында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен фин йөреше» технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрделәр. Очрашу «Татарстанда кыш» проекты кысаларында узды.
Чарада өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлегеннән социаль хезмәт алучылар гына түгел, авылның өлкән яшьтәге гражданнары да катнашты. Салкын булуга карамастан, алар рәхәтләнеп урамда йөреп керделәр. Мондый дәресләр – физик сәламәтлекне һәм психоэмоциональ халәтне саклауның, тормыш сыйфатын яхшыртуның менә дигән ысулы.