2026 елның 23гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә cалкын һава торышы булачак.т
Төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасының -25 .-27гә кадәр төшүе көтелә, төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязганда -33кә кадәр (Казанда түбән урыннарда -25кә кадәр)), төньяк районнарда көндез урыны белән һава температурасы -25 сакланачак.
Мондый һава торышы булганда өшемәс өчен нишләргә?
Иң элек җылы киенергә кирәк. Өстегезгә составында синтетика булмаган, киже-мамык тукымадан тегелгән киемнәр киегез. Аяк киемегез кыса торган булмасын, киез итекләр кияргә тырышыгыз.
Машина көтеп торасыгыз булса, хәрәкәтләнергә кирәк. Салкын һава энергияне күп ала, шунлыктан яхшылап туклану мөһим. Ач килеш урамга чыкмау яхшы.
Иммунитетыгызны саклыйсыгыз килсә, суыкта диета сакламаска тырышыгыз.
Урамнан өйгә кергәч, кызыл борыч салып, җылы чәй эчү яхшы. Суган белән сарымсак турында да онытмагыз. Туңдырган җиләк-җимешләр ашарга мөмкин, тик аларны ашагач кабат суыкка чыкмаска кирәк.
Бәла – каза булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруының бердәм номерына - «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.