Алдагы тәүлектә, 22 гыйнварда, төнлә һәм иртән бераз кар явачак, көндез явым-төшемсез. Төнлә һава температурасы -14 -19°гә кадәр төшәчәк.., төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязганда -23° га кадәр; көндез максималь температура -10 тәшкил итәчәк, төньякта һәм көнчыгышта -20°га кадәр.
Җомга һәм ял көннәрендә, 23-25 гыйнварда, явым-төшем көтелми. 23 гыйнварда төнлә термометр баганалары -21 кадәр төшәчәк, ТР көнчыгышында һәм түбән районнарда -32°, көндез -17 ° булыр дип фаразлана, көнчыгышта -25°га кадәр. 24-25 гыйнварда төнге салкыннар -25 кә кадәр көчәячәк, урыны белән -35° га кадәр, көндез -18 дән югары булмаячак.
Дүшәмбе көнне, 26 гыйнварда, төнлә минималь температура -23 -28°,булган коры салкын һава торышы сакланачакурыны белән -32°, көндез -12°..-17°.
23-26 гыйнварда уртача температура нормадан 10-15 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:
Мондый һава торышы булганда өшемәс өчен нишләргә?
Иң элек җылы киенергә кирәк. Өстегезгә составында синтетика булмаган, киже-мамык тукымадан тегелгән киемнәр киегез. Аяк киемегез кыса торган булмасын, киез итекләр кияргә тырышыгыз.
Машина көтеп торасыгыз булса, хәрәкәтләнергә кирәк. Салкын һава энергияне күп ала, шунлыктан яхшылап туклану мөһим. Ач килеш урамга чыкмау яхшы.
Иммунитетыгызны саклыйсыгыз килсә, суыкта диета сакламаска тырышыгыз.
Урамнан өйгә кергәч, кызыл борыч салып, җылы чәй эчү яхшы. Суган белән сарымсак турында да онытмагыз. Туңдырган җиләк-җимешләр ашарга мөмкин, тик аларны ашагач кабат суыкка чыкмаска кирәк.
Бәла – каза булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруының бердәм номерына - «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.