Бүген Мичурин (480 кеше) һәм Иске Куак (700 кеше) авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашулар узды.
Җыеннарда авыл җирлекләре башлыклары узган 2025 елга йомгак ясыйлар һәм 2026 елга планнар коралар.
Халык үзләренең борчыган сорауларын администрация, эчке эшләр органнары, прокуратура вәкилләренә бирә. Мондый очрашулар авылларда тормышны яхшырту, территорияләрне төзекләндерү буенча халыкның фикерен ишетү, җирле халыкның проблемаларын һәм уңышларын күрү, файдалы мәгълүмат белән уртаклашу максатында үткәрелә.
Район башлыгы Марат Гирфанов әйтүенчә, 2026 елга планнар күп. Авылларны үстерүгә, шул исәптән, дәүләт ярдәме чаралары да ярдәм итә (https://agro.tatarstan.ru/malie-formi-hozyaystvavaniya.htm). Субсидияләр программалары турында тулырак мәгълүмат алу өчен үзегезнең җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итә аласыз.
Иртәгә, 22 гыйнварда Туктар-Урдаласы һәм Зеленая Роща авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар узачак.
Районның авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашуларның яңартылган графигы:
.jpg)