Лениногорскида быел беренче игезәк балалар туды

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә агымдагы елда беренче игезәк бала туу теркәлде.

 Ирле-хатынлы Мортазиннарның бер минут аерма белән  кызлары Илүзә һәм уллары Инсаф туды. Игезәкләр тугач, гаилә күп балалы була. Мортазиннарның хәзер дүрт баласы бар.

Бәхетле әтигә сабыйларның беренче документлары-туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Рәисеннән котлау адреслары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International