Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.
26 апрельдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил көтелә, томан, яшен булырга мөмкин.
24 мартта берьюлы ике мөһим медицина бәйрәме билгеләп үтелә: Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне һәм Россиядә фтизиатр көне.
Профилактик прививкалар сертификаты (156/у-93 формасы), яисә прививка картасы - балага йогышлы авыруларга каршы үткәрелгән барлык вакцинацияләр турында мәгълүматны теркәүче рәсми медицина документы.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Светлана Фазлыева социаль хезмәтләрдән файдаланучы өлкәннәргә дәүләт финанс ярдәменә мохтаҗ гаиләләр һәм гражданнар өчен каралган социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен рәсмиләштерү мөмкинлеге турында консультация үткәрде.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында өлкәннәрне медицина учреждениеләренә илтү дәвам итә.
Лениногорск районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проекты чаралары авыл җирендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына диспансеризация үткәрү өчен китерү буенча «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән берлектә район үзәк хастаханәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 39 еллыгына багышланган «Ярдәм янәшә» түләүсез көнкүреш хезмәтләре күрсәтү акциясе үткәрделәр.
Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 7 нче урта мәктәпнең 5 «Б» сыйныфы балалары өчен Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Гаилә белеме дәресе» һәм «Батырлык дәресе» үткәрделәр.
Өлкән яшьтәге гражданнарны «Актив озак яшәү» төбәк программасын гамәлгә ашыру чараларына җәлеп итү максатларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Кайгырту» суперсервисы сайтында гражданнарга «Алтын еллар – Золотые годы» системасын куллану мөмкинлекләре турында мәгълүмати компания үткәрделәр.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.
25 апрельдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил көтелә, томан булырга мөмкин.
Җиңү көне алдыннан Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов Әхмәтҗанова Халидә Хөсәен кызына Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» медален, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләген тапшырды.