Өлкән яшьтәге гражданнарны «Актив озак яшәү» төбәк программасын гамәлгә ашыру чараларына җәлеп итү максатларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Кайгырту» суперсервисы сайтында гражданнарга «Алтын еллар – Золотые годы» системасын куллану мөмкинлекләре турында мәгълүмати компания үткәрделәр.
Социаль хезмәтләр алучыларга, авыл җирлекләренә, комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә йөрүче гражданнарга сайтның эше турында белешмәләр, керү юллары таратылды. Куар кодын ничек җиңел һәм гади кулланып сайтка керергә һәм даими керү өчен туры килә торган чара сайларга мөмкин булуын ачык күрсәттеләр. Пенсия яшендәге затлар мәгълүмат биргәннәре өчен рәхмәтле булдылар.