Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 39 еллыгына багышланган «Ярдәм янәшә» түләүсез көнкүреш хезмәтләре күрсәтү акциясе үткәрделәр.
«Ярдәм янәшә» акциясе кысаларында социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән бергәләп үзләренең хезмәт алучыларын карадылар, өлкән яшьтәге гражданнарга йортны җыештыруда ярдәм күрсәттеләр.
Хезмәт күрсәтелүче Валентина Б.Чернобыль АЭСы ликвидаторының тол хатыны булып тора. Ул социаль хезмәткә һәм волонтерларга рәхмәтен белдерде.