Лениногорскида 7 мәктәп укучылары өчен"Гаилә белеме дәресе" үткәрелде

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 7 нче урта мәктәпнең 5 «Б» сыйныфы балалары өчен Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Гаилә белеме дәресе» һәм «Батырлык дәресе» үткәрделәр.

Беренче өлештә балаларга кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә, кеше характерының формалашуында, аның үсешендә, үз-үзен тотышында һәм бөтен тормышында гаиләнең нинди мөһим роль уйнавы турында сөйләделәр. Балалар гаилә турындагы табышмаклар чиштеләр, гаилә турында нинди мәкальләр белүләрен һәм аларны ничек аңлауларын сөйләделәр. \

ЗАГС органнарының үсеш тарихын, революциягә кадәрге Россиядә метрик язмаларның ничек төзелүен һәм хәзерге вакытта ЗАГС хезмәткәрләренең нәрсә белән шөгыльләнүен кызыксынып тыңладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International