Җиңү көне алдыннан Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов Әхмәтҗанова Халидә Хөсәен кызына Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» медален, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләген тапшырды.
Халидә Хөсәен кызы Әхмәтҗанова 1925 елның 17 сентябрендә Әлмәт районының Тайсуган авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе колхозда хезмәт куеп, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Халидә кечкенәдән үк хуҗалыкта булыша, өлкәннәрдән хезмәт сөючәнлек һәм җаваплылык ала.
Җирле мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлагач, ул колхозда эшли башлый. 1943 елның маенда, Бөек Ватан сугышы кызган вакытта, аны вербовка буенча Свердловскига (хәзерге Екатеринбург) җибәрәләр, анда ул 13 ел хәрби заводта хезмәт итә, Җиңүгә өлеш кертә.
1956 елда туган ягына кайткач, Халидә Хөсәен кызы Лениногорскка күчеп килә, анда төзелеш-монтаж цехында, ә аннары «Лениногорскнефть»нефть – газ табу идарәсенең бүлегендә эшли.
1980 елда ул пенсиягә чыга, ләкин ашханәдә 1985 елга кадәр эшләвен дәвам итә.
1959 елда Халидә Хөсәен кызы, гаилә корып, кияүгә чыга. Ире белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, ә бүген аларның нәселе биш онык һәм тугыз оныкчык булып дәвам итә, алар аны җылылык һәм кайгырту белән әйләндереп алганнар.
«Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» медале – Халидә Хөсәен кызының күпьеллык хезмәтен һәм республика үсешенә керткән өлешен лаеклы тану ул.
Лениногорск районы администрациясе Халидә Хөсәен кызын бүләкләре белән котлый һәм нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер тели!