Лениногорск районында өлкән яшьтәге авыл кешеләрен медицина учреждениеләренә илтү дәвам итә

2025 елның 25 апреле, җомга

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында өлкәннәрне медицина учреждениеләренә илтү дәвам итә.

Лениногорск районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проекты чаралары авыл җирендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына диспансеризация үткәрү өчен китерү буенча «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән берлектә район үзәк хастаханәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Өлкән яшьтәге гражданнарны район хастаханәсендә табиб-терапевтлар кабул итә. Илтү чаралары аз хәрәкәтләнүче гражданнарның тормышын җиңеләйтә, сәламәтлекләрен күзәтеп торырга мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә проектта 65 яшьтән өлкәнрәк 338 граждан катнашты. Ведомствоара хезмәттәшлек продуктив эшне дәвам итәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International