Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр советларының берләштерелгән сессиясе узды.
11 ноябрьдә районда АПК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 12 ноябрендә төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык көтелә.
2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.
9 ноябрьдә «Россия: кешеләр, саннар, фактлар» викторинасының соңгы, бишенче этабы старт алды, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык санын алу сайты. Катнашучылар 5 көн дәвамында, 13 ноябрьгә кадәр, мавыктыргыч сорауларга җавап биреп, ярышачаклар һәм күзаллауларны киңәйтәчәкләр. Иң акыллы һәм тизләрен акчалата бүләкләр көтә.
2020 елның 1 июленнән Россия Федерациясенең бөтен территориясендә аяк киеменә мәҗбүри маркировка кертелә. Ягъни 1 июльдән аяк киемен маркировкасыз җитештерү һәм импортлау, шулай ук күпләп һәм ваклап сату тыела. Җитештерү, импорт, күпләп һәм ваклап сату турында мәгълүматларны «Гадел билге»маркировкалау системасына тапшыру зарур.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2020 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 11 ноябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Эчке эшләр министрлыгының теләсә кайсы хезмәтенең төп һәм бәһасез байлыгы – аның хезмәткәрләре. Шуннан үз тормышын эчке эшләр органнарында хезмәт итү белән бәйләргә теләгән кандидатларга карата шундый югары таләпләр куела.
Хөрмәтле Лениногорск муниципаль районы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннар!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!