«Мин полициягә барыр идем - мине өйрәтсеннәр генә»

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Эчке эшләр министрлыгының теләсә кайсы хезмәтенең төп һәм бәһасез байлыгы – аның хезмәткәрләре. Шуннан үз тормышын эчке эшләр органнарында хезмәт итү белән бәйләргә теләгән кандидатларга карата шундый югары таләпләр куела.

Бүгенге көндә полиция бүлегенә эшкә кандидатлар сайлау белән эчке хезмәт майоры Екатерина Шукова шөгыльләнә. Бүлек җитәкчесе ярдәмчесе (шәхси состав белән эшләү) аның өчен яңа булса да, 17 ел эчке эшләр органнарында хезмәт итү төп роль уйный. Теләсә кайсы башка оешманың эш көне «планеркадан»башлана. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Екатерина Сергеевнаның иртәсе балалар җыюдан башлана, ә алар өчәү– Игорь, Егор һәм кечкенә Семен. Аларга иртәнге ашны әзерләргә, портфельләрне барлык кирәкле дәфтәрләр һәм китаплар булу-булмауга тикшерергә кирәк, ә 7.30 га эчке хезмәт майоры докладка әзер булырга тиеш. Еш кына планлаштырылганның барысын да эшләп өлгерү өчен эш вакыты җитми, хезмәттә тоткарланырга туры килә. Екатерина барысына да өлгерә, гаиләсен каррага да, эшен сыйфатлы итеп башкарырга да. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International