Россия Федерациясендә балачак унъеллыгына багышланган Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.

2020 елның 13 ноябрендә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында  дәрес узачак: Аның темасы - "Торак-коммуналь хуҗалыкның актуаль мәсьәләләре: торак законнарындагы үзгәрешләр".

Әлеге дәреснең максаты булып түбәндәгеләр тора: торак милекчеләре яки торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә балаларның ата-аналарының (законлы вәкилләренең) юридик һәм көнкүреш грамоталылыгын күтәрү, шулай ук идарәче компанияләр белән ышанычлы аралашуга өйрәтү
ТКХ хезмәтләре күрсәтүче оешмалар белән эшләү.

Катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча дәрескә язылырга кирәк (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерыгызны WhatsApp яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) (контактлы зат: Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта Zoom конференциясенә сылтама буенча кушылырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International