Аяк киеме маркировкалау турында нәрсә белергә кирәк

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

2020 елның 1 июленнән Россия Федерациясенең бөтен территориясендә аяк киеменә мәҗбүри маркировка кертелә. Ягъни 1 июльдән аяк киемен маркировкасыз җитештерү һәм импортлау, шулай ук күпләп һәм ваклап сату тыела. Җитештерү, импорт, күпләп һәм ваклап сату турында мәгълүматларны «Гадел билге»маркировкалау системасына тапшыру зарур.

 Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан расланган методик рекомендацияләр нигезендә, аяк киеме товарларына «аяк киеме»товар төркеме продукциясе керә. Аңа аяк киеменең төрле төрләре, шул исәптән махсус билгеләнештәге аяк киеме (ортопедик) керә. 

Товарны кайчан маркировкалау башкарыла соң?

Җитештерүчеләр җитештерүдәге әйберләргә маркировканы милек хокукын тапшырганчы ясый. Аяк киеме үрнәкләрен җитештерү барышында җитештерүче товарны тасвирларга, товарның кодын алырга, маркировкалау кодларына заказ бирергә, товарны һәр берәмлеккә ябыштырырга тиеш. Барлык процедураларны үтәгәннән соң гына ул маркировкаланган товарны әйләнешкә кертә, йә бу товарга милек хокукын беренче тапкыр тапшырганда автомат рәвештә эшләнә.

Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International